news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Мөселманга бишектән ләхеткә кадәр хәләл яшәү мөмкинлекләре булырга тиеш

Татарстан мөфтие хәләл яшәү рәвешен булдырырга ниятләп, Казанда зур мәктәп төзү планы булуын әйтте.

Камил Сәмигуллин: Мөселманга бишектән ләхеткә кадәр хәләл яшәү мөмкинлекләре булырга тиеш
Михаил Захаров

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, мөселман кешесенә туганнан алып үлгәнче уңайлыклар тудырылырга тиеш. Бу хакта ул журналистларга “Kazan Expo” үзәгендә RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылышыннан соң әйтте.

“Православие кешесеме ул, яһүди, атеистмы – үзенә нәрсә кирәк шуны таба. Мөселман да бишектән ләхеткә кадәр хәләлчә яшәү өчен мөмкинлекләр күрергә тиеш. Балалар бакчасы да, мәктәпләр дә... Сабыйларга хәләл ризыгы белән балалар бакчалары инде бар, хәзер Казанда зур мәктәп төзү турында әйтәбез. Әлмәттә күптән түгел “Нур” мәктәбе ачылды, быел Алабугада ачылачак. Инфраструктура булдыру турында сүз бара”, - диде мөфти.

“Кафеларыбыз бар, ачыла. Без аларны тикшереп торабыз”, - диде. Ул, шулай ук, бер зур мәчет булдыру планы булганын әйтте. “Чечняда, Дагыстанда бар, нигә бездә булмаска тиеш?” – диде.

Камил хәзрәт хәләл белән шөгыльләнүче махсус комитетларның кирәклегендә шикләнүчеләр булуын, тик хәләл продукция ачыклауда лаборатория, комитетларның роле зур булуын әйтте. “Дуңгыз ашказаныннан ясалган сыр хәләл була алмый. Дуңгыз каны ит буяу өчен кулланылырга мөмкин. Тавыкларны механик юл белән чалуда да хәләлгә каршы килә торган үзенчәлекләр бар”, - диде.

“Хәләл – ул яшәү рәвеше. Бүгенге күргәзмәдә хәләл туклану гына түгел, косметика, теш пастасы һәм башкалар да бар. Кайбер илләрдә хәтта хәләл такси да бар, алар начар урыннарга бармый”, - диде мөфти журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100