news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин Мәүлидне билгеләп узуга карата фикерен белдерде

Елына бер булса да Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килүенә шатланырга тиешбез, ди ул.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Елына бер булса да Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килүенә шатланырга тиешбез. Шуңа күрә Мәүлид-ән-Нәбине билгеләп үтүдә бернинди начарлык эзләргә кирәкми, ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. Бу хакта ул кичә Болгар шәһәрендә оештырылган Мәүлид бәйрәме вакытында җиткерде.

“Мәүлидне без үзебезнең гореф-гадәтләребезгә таянып уздырырга тырышабыз. Элегрәк ул өйләрдә җыелып, мәчетләрдә җыелып музыкасыз үткәрелгән. Мөселманнар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне дип, салаватлар әйткән, касыйдәләр укыган. Әлбәттә, хәзер бераз заманчарак билгеләп үтәбез”, - диде Камил Сәмигуллин.

Мәгълүм булганча, Мәүлид бәйрәмен үткәрүне инкарь итүчеләр бар. Әмма Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен билгеләп үтүдә бер начарлык юк. Коръәндә Аллаһының рәхмәте - Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүе диелгән. Безнең аның туган көнен бәйрәм итүебез шушы вакыйгага куануыбызны белдерә. Елына бер булса да Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килүенә шатланырга тиешбез, диде ул.

"Аллаһы Тәгалә үзе куша. Әйт, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, әйт аларга: Раббыбыз безгә бер фазыйләт биргән булса, бер рәхмәт җибәргән булса, шуңар миннән шатлансыннар, дигән. Ягъни, кыскача гына әйткәндә, Раббыбыз безгә рәхмәт бирә икән, без шатланырга тиеш булабыз. Рәхмәтләр арасында иң олы, иң зур рәхмәт - ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең килүе. Чөнки Раббыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять)", - ди Татарстан мөфтие.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot