news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин мөфти сайлауларына кандидатны нигә мөфтиятләр генә тәкъдим итүен аңлатты

Татарстан мөфтие быел апрель аенда сайланачак.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөфтие вазыйфасына сайлауларга кандидатларны ни сәбәпле мөхтәсибләр генә тәкъдим итә алуына аңлатма бирде.

“Әлеге карарны без пленум утырышында кабул иттек. Бу мөхтәсибләребезнең фикере иде. Алар читтән кеше килмәсен, үзебезнең республикадан һәм танылган кеше булсын дигән фикер яңгыратты”, – диде ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие быел апрель аенда сайлап куелачак. Әлеге вазыйфага бары бер кандидат – Камил хәзрәт Сәмигуллин гына тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100