news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Лондон журналистына Шиһабетдин Мәрҗанинең китабын бүләк итте

Бүген мөфти Лондон журналисты Сами Хәмиди белән очрашты.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Камил хәзрәт Сәмигуллин Лондон журналисты Сами Хәмидине кабул итте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт кунакка Исламның Россиядә үсеш тарихы, татар дин әһелләренең Россия мөселманнары рухи мирасын саклап калудагы керткән өлешләре белән таныштырды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, проектлары турында сөйләде. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең китапларын бүләк итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100