news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Әлмәттә мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшырды

Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсенең көндезге бүлеген 14, кичке бүлеген 11 шәкерт тәмамлады.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшырды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтие Әлмәттә мөселман өммәте белән очрашкан һәм Әлмәт Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән 250 кешелек ифтарда катнашкан.

Очрашуда Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Татарстан мөфтиен райондагы дини вәзгыять, мөхтәсибәт һәм Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе эшчәнлеге белән таныштырган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөселманнарын Изге Рамазан ае белән тәбрикләп, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткергән. 

Әлеге очрашуда Әлмәт районы мөселман активы, мәдрәсә шәкертләре, имамнар, шәһәр аксакаллары катнашты. Очрашу ахырында мөфти хәзрәт 2017-2018 уку елында мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшырды. Мәдрәсәнең көндезге бүлеген 14, кичке бүлеген 11 шәкерт тәмамлады. Шулай ук татар теле курсларына йөреп, белем үзләштерүчеләргә сертификатлар бирелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мөфтинең эшлекле сәфәре Җәмигъ мәчетендә узган ифтар белән төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100