news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин Кукмарада дини вазгыять турында фикер алышты

Бүген Кукмара Җәмигъ мәчетендә имамнарның елга гомум нәтиҗәләр ясау җыелышы узды.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Кукмара Җәмигъ мәчетендә имамнарның елга гомум нәтиҗәләр ясау җыелышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында үтте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта мәчет каршындагы курсларның мөгаллимнәре, имамнар, абыстайлар, Кукмара, Балтач, Теләче һәм Саба районы имам-мөхтәсибләре катнашты.

Кукмара районына эшлекле сәфәре кысаларында бүген иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев белән очрашты, райондагы дини вәзгыять турында фикер алышты.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев 2017 елда мәхәлләләр эшчәнлегенә гомум нәтиҗәләр ясады, шулай ук төрле юнәлешләр буенча чыгышлар тыңланды.

Татарстан мөфтие мәчетләрдә мәгърифәтчелек, уку-укыту буенча алып барылган эшләр өчен имамнарга рәхмәтен җиткерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot