news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Ксенофобия – заманча җәмгыятьнең чире, ул безнең илебез өчен куркыныч

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мәгариф министры Ольга Васильеваның белдерүен йөрәгендә шөбһә белән кабул иткән.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). “Ксенофобия – заманча җәмгыятьнең чире, ул бигрәк тә безнең күпмилләтле илебез өчен куркыныч”, – дип белдерде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендәге үзенең шәхси битендә.

“Шуңа күрә мин Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның Россиянең төп мөселман халыклары тарихи мәдәни кыйммәтләренә каршы чыгып, белдерүен йөрәгемдә шөбһә белән кабул иттем”, – дип яза Камил хәзрәт.

“Әгәр традицион мөселман яулыгына мөнәсәбәте аның бары тик шәхси фикере булса да, министрлыкның рәсми позициясе булмаса да, мондый белдерү – шөбһә уята. Ул шуның белән дини дискриминацияләр тәҗрибәсе аша безнең җәмгыятьтә сәламәт булмаган киеренкелек урнаштырырга һәм күпмилләтле Россия халкының фундаменталь бердәмлеген юк итәргә теләгән маргинал көчләргә ярдәм итә”, – дип искәртә мөфти. Һәм: “Россиядә мондый көчләрнең тирән тамырлары юктыр, шуңа күрә киләчәге дә юктыр дип ышанам. Без барыбыз да бер-беребезнең трацияләрен хөрмәт итәргә һәм өйрәнергә тиешбез”, – дип ышанычын белдерә.

Мәгълүм булганча, Россиядә мөселман яулыгын кию мәсьәләсе кискен булып, Мордовия хакимиятенең Азюрка авылындагы мәктәптә мөселман укытучы хатын-кызларга башларына яулык киюне тыярга омтылуыннан соң күтәрелде. Бу вазгыятькә Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы да үз фикерен җиткерде. Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм Батров, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Роман Силантьев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100