news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Коръәнне ятлаган — белем үзләштергән (видео)

Бу минутларда Казанның Галиев мәчетендә Коръән укучылар арасында беренче тапкыр оештырылган бәйге бара

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның Галиев мәчетендә Коръән укучылар арасында беренче тапкыр оештырылган бәйге бара. Республика күләмендә үткәрелгән конкурста ике юнәлештә җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Болар — Коръәнне яттан белүчеләр һәм матур укучылар. Беренче номинациядә 14 кеше көч сынашса, икенчесендә - 22. Алар республика казыятларында үткән сайлап алу турында беренче һәм икенче урынны яулаган.

Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашучылар арасында яшь ягыннан чикләүләр юк. Иң мөһиме — Татарстан территориясендә теркәлгән булуы.

Катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

“Бер вакыт Сәүбән Рәхмәтуллахи Галәй Әбү-Ханиф янына килеп, минем синдә укыйсым килә, ди. Ләкин Әбү-Ханиф, син Коръән хафиз булмагач, мин сине кабул итә алмыйм дип җавап бирә. Ягъни беренче шарт — Коръәнне яттан белү була. Тиз арада Имам Мөхәммәд Коръәнне ятлый, шуннан соң Әбү-Хәниф шәкерте була”, - дип Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннең мөһимлеген билгеләп.

Аның сүзләренчә, элек Коръәнне белмәгән кешеләргә белем бирелмәгән. “Кайбер галимнәребез: кем Коръәнне ятлады — шул белемне үзләштерде, ди. Бу конкурста беренче урын алучыга без Хаҗга сәфәр бүләк итәрбез. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә булдык. Шәкертләрдән: "Нәрсә эшлисез?" дип сорагач, алар: "Хаҗга әзерләнәбез", дип җавап бирделәр. Бу - беренче адымыбыз, киләсе елга аны тагын да зуррак масштабларда уздырырга уйлыйбыз. Бәлки ул Россия күләмендә үткәрелер. Кайбер катнашучылар җиңүчене Хаҗга җибәрәсез, без инде хаҗилар булдык, машина бүләк итсәгез, әйбәтрәк булыр иде, дигән тәкъдимнәр дә ясады. Безнең өчен Россиядә җитештерелгән машина алу, дүрт кешене Хаҗга җибәрүгә караганда арзанрак”, - диде мөфти.

Катнашучылар арасында 10-12 яшьлек малайлардан алып, урта яшьтәге ир-атларны да күрергә мөмкин иде.

Мисал өчен, 13 яшьлек Билал Исманов Азнакайда үткән бәйгедә катнашкан һәм икенче урынны яулап, Казанга көч сынашырга килгән. “Миңа Коръәнне укырга 10 яшемдә әбием өйрәтте. Өйдә әни дә, апам да укый. Конкурста катнашканда бик дулкынландым”, - ди Билал. Чарага аңа көч биреп торырга әтисе дә килгән. “Без Татарстанга Үзбәкстаннан күчеп кайттык. Минем җиде балам бар һәм алар һәркайсы төрле юнәлештә эшләргә тели. Олы кызым, мисал өчен, медицина юнәлешендә китәргә хыяллана, төпчек улымның юрист буласы килә. Билал исә дин юнәлешен сайлады, әмма аның хәрби буласы да килә”, - диде ата кеше. Аның фикеренчә, мондый бәйгеләр балаларда Коръәнгә карата, белем алуга кызыксыну уяту өчен кирәк.

Сарман районы данын яклап чыгыш ясаган 22 яшьлек Альберт Сәхәбетдинов Коръәнне мәктәптә белем алганда өйрәнә. “Мин бәйгедә, беренчедән, Аллаһның сүзләрен зурлау һәм аны кешеләргә җиткерү, матур укуны ишетсеннәр, күңелләрен, хис-тойгыларын ачсыннар, кардәшлекләрне арттырсыннар өчен катнашам. Биредә бергә укыган, күптәннән күрешмәгән кардәшләрне күрәсең. Мондый бәйгеләр кирәк, чөнки балалар, яшьләр үсә. Аларны өйрәтү мөһим. Мондый бәйгеләр булганда, аларның ниндидер омтылышлары була. Мөселманнар бергә җыела, күмәкләшә”, - дип саный Альберт.

Бәйгенең җиңүчеләре көннең икенче яртысында билгеле булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100