news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Коръәннең 1914 елгы “Казан басмасы” сакланган Бохара мәдрәсәсендә булды

Татарстан мөфтиенең Үзбәкстәнга эшлекле сәфәре дәвам итә.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның дин әһелләре делегациясе составында Үзбәкстанга эшлекле сәфәре дәвам итә.  Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте мәгълүматына нигезләнеп, "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, 24 июльдә Россия мөселман дин әһелләреннән торган делегация эшлекле сәфәр белән Ташкент шәһәренә килде. 

Кичәге, ягъни 26 июль көнен, Россия кунаклары Сәмәркандта күренекле галимнәрнең каберләрен зыярат кылуга багышлады. Алар ислам галиме, хидисләр җыючы имам әл-Бохариның, ислам галиме имам Əбу Мансур әл-Матуридинең, сәхабә Хусам ибне Габбасның каберләрендә булды. Шулай ук делегатлар Бохарада да берничә атаклы шәхеснең каберләре янында дога кылды.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин атаклы Мир-и Араб Бухара мәдрәсәсендә булды, ул XVI гасырда төзелгән. Нәкъ менә биредә Россиянең күпчелек дини эшлеклеләре белем алган.

Делегатлар борынгы мәдрәсәнең тарихы, эчке төзелеше, уку процессы һәм бай китапханәсе белән танышты. Бохара мәдрәсәсе үзендә Коръәннең 1914 елгы “Казан басмасы” саклануы белән билгеле.

Сәфәр ахырында Камил хәзрәт мәдрәсә җитәкчелегенә истәлекле бүләк - Шамаил бүләк итте.

Мәгълүмат өчен: Мир-Араб - дини белем бирүче, рухи-мәгърифәтчелек һәм мемориаль-тарихи XVI гасыр корылмасы. Мәдрәсә, Бохараның башка истәлекле урыннары кебек үк, Үзбәкстанның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Советлар Союзы заманында ул бердәнбер ислам белеме таратучы уку йорты булып торган. Биредә күренекле татар мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди белем алган.



 Исегезгә төшерәбез: 24 июльдә, Россия мөселман дин әһелләреннән торган делегация эшлекле сәфәр белән Ташкент шәһәренә килде. Делегация составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Рәфыйк Мөхәмәтшин, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм Чуваш Республикасы мөфтие, «Россия мөселманнарының рухи җыены» җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ислам бизнесы буенча халыкара ассоциация президенты Марат Кабаев та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100