news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Изге Рамазан аенда Татарстанда Төркиядән 38 Коръән-хафиз кунак булды

Аларны әле кичә генә каршы алган идек шикелле, бүген алар белән хушлашырга туры килде инде, дип язган Татарстан мөфтие.

 (Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Изге Рамазан аенда Татарстанда Төркиядән  кунак булган 38 Коръән-хафизны туган җирләренә озатканнар. Бу хакта үзенең Инстаграм битендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

"Ничек кенә кызганыч булмасын, Изге Рамазан ае ахырына якынлашты. Шушы мөбарәк айда Татарстан җирендә Төркиядән 38 Коръән-хафиз кунак булды. Аларны әле кичә генә каршы алган идек шикелле, бүген алар белән хушлашырга туры килде инде. Рамазан ае бер мизгел кебек үтте дә китте. Хәерле юл, дуслар!" - дип язган мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100