news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Истанбулда халыкара конференциядә катнашты

Татарстан мөфтие төрек телеканалына биргән интервьюсында мөселманнар бердәмлегенең әһәмиятен искә төшерде.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган халыкара конференция эшендә катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе төрек телеканалына интервью бирде. Камил хәзрәт Иерусалимдагы «Әл-Акса» мәчетенең исламның бер символы булуын искәртте һәм мөселманнарның бердәмлеге аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Чөнки Коръәндә: «Барлык дин тотучылар да – бер-берсенә туганнар», - диелгән. Аллаһы Тәгалә үзе мөселманнарның күңелләрен өзелмәс җеп белән тоташтырган», - диде ул.

Чарада Төркия вице-премьеры, Хөкүмәт матбугат сәркатибе Бекир Боздаг, Төркия Республикасының Дини эшләр идарәсе рәисе Али Эрбаш, Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә, Гыйрак, Палестина, Пакыстан, Һиндстан, Үзбәкстан, Индонезия һ.б. мөселман илләреннән дини лидерлар, сәясәтчеләр, фән эшлеклеләре катнашты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100