news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Ир белән хатын иманлы булса, гаилә дә нык була

Тар юлда машиналар бер-берсенә юл бирмәсәләр, алар һәлакәткә юлыгачак, дип аңлата Татарстан мөфтие.

Камил Сәмигуллин: Ир белән хатын иманлы булса, гаилә дә нык була
Рамил Гали

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга нәсыйхәтендә әйткәнчә, әгәр ир белән хатын иманлы булса, бу гаилә нык булачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил Сәмигуллин пәйгамбәребез Мөхәммәд сүзләрен искә төшерә. «Булачак хатыныгызда дүрт нәрсәгә игътибар итегез: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!» — ди.

Ул тагын бер хәдисне дә әйтә: «Һәрберегез — көтүче, һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Имам (җитәкче) — көтүче, ул үзенең халкы өчен җавап бирер. Ир — үз гаиләсендә көтүче, шул хакта җавап бирер. Хатын — өендә көтүче, шул хакта җавап бирер», — диелә.

Дөнья — мәшәкать йорты, һәм тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. «Шуңа кешеләр бер-берләренә юл бирә белергә тиеш. Тар юлда машиналар бер-берсенә юл бирмәсәләр, алар һәлакәткә юлыгачаклар. Шулай ук ир белән хатын да үзара килешмәсәләр, аңлашмасалар, ачуланышуга, сугышуга, хәтта, Аллаһы сакласын, аерылуга җитәргә мөмкин», — ди ул.

«Әгәр ир белән хатын икесе дә иманлы һәм диндә булсалар, бу гаилә, иншә Аллаһ, нык булачак. Аллаһы Тәгалә барлык гаиләләргә һидаять, нык иман, тынычлык, иминлек биреп, сабырлык һәм ризалыкта, үзара күркәм мөнәсәбәттә булырга насыйп итсен», — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100