news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!

Казанның Галиев мәчетендә иртәнге намаз укылды.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ").  Бүген бөтен дөньяда мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел ул 1 сентябрьгә туры килә. Корбан - Аллаһ тарафыннан әмер ителгән, Аңа буйсынуыбызны һәм чиксез нигъмәтләренә рәхмәтле булуыбызны күрсәтә торган изге гыйбадәтләрнең берсе. 

Галиев мәчетендә Корбан гаете вәгазе башланганчы бер сәгать дәвамында Коръән укылды. Изге китапны Коръәнне өйрәнү бүлеге белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин укыды.

Бу минутларда Казанның борынгы мәчетләренең берсе – Галиев мәчетендә җыелып, мөселманнар Коръән аятьләрен, иртәнге намазны укыйлар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнарны изге бәйрәм белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын җиткерде.

Аннан соң Камил хәзрәт Корбан бәйрәме тарихы, Корбан чалу йоласы, аны башкаруның савабы турында вәгазь укый башлады.

Камил хәзрәт шулай ук мөнбәрдән халыкка Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия мәсьәләләре һәм динебез кыйммәтләре турында сөйләде. Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы пәйгамбәрләргә, әүлияларга булганын һәм шуларның олысы Ибраһим галәйһиссәламгә туры килүен һәм корбан чалу йоласы безгә Ибраһим белән Исмәгыйльдән килүен хәбәр итүче кыйсса белән таныштырды. “Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә, - диде Камил хәзрәт. - Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес.

Камил хәзрәт Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләре белән Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз вәгазендә мәктәп балаларын Белем бәйрәме белән тәбрикләде, ата-аналарны балаларына телләр өйрәнүдә кыенлыклар тудырмаска чакырды.

Галиев мәчете 1798-1801 елларда төзелеп, Печән базары мәчете дип тә, аны төзеткән сәүдәгәр Муса Мәмәш хөрмәтенә Муса бай мәчете дип тә йөртелгән.
1930 елда мәчет манарасы сүтелгән була. 1992 елдан яңадан үз максатларында халыкка хезмәт итә башлый. 
Әлеге мәчет, дини комплекс, мәдрәсә татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, танылган педагог, мөдәррис Галимҗан Барудиның эшләве һәм җитәкчелек итүе белән истәлекле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100