news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Ифтарларга теләгән һәркем килә ала

Мөфти “Гаилә” мәчетендә ифтарда катнашты.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Гаилә” мәчетендә узган ифтарда катнашты. Кунаклар арасында шулай ук Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, зыялылар, дин әһелләре бар иде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ахшам намазы алдыннан кунаклар вәгазь сөйләделәр. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчеттә алып барыла торган проектлар белән таныштырды һәм Рамазан аен файдалы гамәлләр, изге эшләр белән үткәрергә чакырды.

Татарстан мөфтие вәгазь белән чыгыш ясады. “Бик авыр булса да, сабыр булыгыз, чөнки пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйтә: “Фәрештәләр ураза тотучы өчен истигъфар сорыйлар”. Ягъни безнең гөнаһларыбыз күп булганга күрә Раббыбыз безгә шундый рәхмәт бирә: 19 сәгать дәвамында фәрештәләр “И Раббым! Фәлән бәндәне гафу ит” дип сорап торалар. Бу – Аллаһының зур рәхмәте”, – дип җиткерде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисен китерде: “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә”. Нәфесебезнең ач калгач кына тәрбияләнүе турында риваять китерде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда авыз ачу мәҗлесләре 41 мәчеттә үткәрелә. Ифтарларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100