news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин халыкны Мьянма мөселманнары өчен догада булырга чакырды

Әлеге дәүләттә дини төсмер белән тоемланган халык геноциды бар ислам дөньясын борчуга сала.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы Kamil Samigullin(@kamilhazrat) рәсми битендә, Мьянмадагы каршылыкларга бәйле рәвештә, мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Язмасында ул дин кардәшләрне авыр минутта якларга һәм шушы дәүләт өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылырга чакыра, диелә Татарстан Диния нәзарәте матбугаты хәбәрендә. 

"Бу көннәрдә без бер-беребезне олуг бәйрәм – Корбан бәйрәме белән тәбриклибез. Әмма бәйрәм шатлыгын Мьянма мөселманнары белән булган вакыйгалар боза, - дип яза хәзрәт. - Гуманитар кризис, дөресрәк итеп әйткәндә, әлеге дәүләттә дини төсмер белән тоемланган халык геноциды бар ислам дөньясын борчуга сала. Шундый бер хәдис бар: "Сезнең арагызда берегез дә (тулысы белән) Аллаһыга ышануга ирешә алмас шул вакытка кадәр ки – кайчан да кайчан үз кардәшенә (исламдагы кешегә) үзенә теләгәнне теләмәсә" (Бохари 13, Мөслим 45). Шуңа күрә без, мөселманнар, Мьянмадагы дин кардәшләребезне әлеге авыр минутларда якларга һәм шушы дәүләт өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылырга тиешбез. Исегездә тотыгыз: безнең барыбызны да якларга әзер торучы Зат бар – ул безнең Раббыбыз һәм Яралтучыбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100