news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Камил Сәмигуллин: Хаҗиларыбызның шат күңел белән кайтып җитүләренә ышанабыз
Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген төнлә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә – 49 хаҗи.
«Республикадан 49 дин кардәшебез – беренче төркем хаҗ кылучыларыбыз туган якларына кайтып җитәргә тиеш. Алар иң кыска – ике атналык программа буенча җаҗ кылды», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Быел «Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хаҗ" программасы буенча 1700 кеше хаҗ кыла. Алар арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар.
«Алардан, иншаллаһ, яхшы хәбәрләр генә килеп торды. Хаҗиларыбызның туган җирләренә шат күңел белән кайтып җитүләренә ышанабыз», – диде мөфти хәзрәтләре.
Сүз уңаеннан, бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазы алдыннан террорчылык һәм экстремизм турында вәгазь укылды. Казанның «Тынычлык» мәчетендә вәгазьне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot