news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Хаҗиларны каршылап, алардан дога алсак, гөнаһларыбызны юарбыз

Бүген хаҗиларның беренче төркеме Казанга кайтты.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген хаҗиларның беренче төркеме төнге 00:50 сәгатьтә Казанга кайтып төште. Хаҗиларны каршы алырга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Ул хаҗиларны каршы алуның матур бер гадәткә кереп китүен һәм әлеге эшнең савап булуын әйтте.

“Бүген 46 кеше Хаҗ сәфәреннән кайтты. Бу безнең гадәткә кертелгән: беренче төркемне озатабыз һәм каршы алабыз. Хәдисләрдә дә хаҗиларны каршылап, алардан дога алсак, Инша Алла, Сөбханә вә тәгалә безнең дә гөнаһларны гафу итәр, диелгән. Хаҗга китәр алдыннан аларга китаплар таратыла. Китапларда догалар бар. Мәгълүм булганча, Гарәфә көнендә өйләдән алып ахшамга кадәр шунда утырырга тиеш булабыз. Бу вакытта бөтен догаларыбыз кабул була. Шуңа күрә без хаҗиларыбызга дәфтәр башларга киңәш итәбез. Алар ул дәфтәргә бөтен авылның теләкләрен язып чыга алалар. Үз теләкләреннән тыш алар илебез, республикабыз өчен дә биш вакыт намаздан соң дога укыйлар”, - дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Быел Татарстаннан изге сәфәргә 1700 кеше барды. Бүген аларның 46 сы хаҗдан кайтты. Башкалары шушы атнада туган якларына кайта башлаячак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100