news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин динара низаглар турында: Татарстанда бу коткыга бирелмәделәр

"Татарстан үрнәк, без моны аңлап яшибез", - диде ул.

Камил Сәмигуллин динара низаглар турында: Татарстанда бу коткыга бирелмәделәр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Ураза гаете уңаеннан Казанның Галиев мәчетендә узган бәйрәм вәгазе вакытында республикада күпмилләтле шартларда динара мөнәсәбәтләрнең уңай хәл ителүен искәртте. "Татарстан үрнәк, без моны аңлап яшибез", - диде ул.

Шул ук вакытта мөфти дөньяда динара низагларның булып торуын әйтте. "Ни кызганыч, үзләренең наданлыклары һәм культурасызлыклары аркасында дин тотучыларга карата тупаслык һәм хөрмәтсезлек күрсәтүчеләр, нәфрәт утларын чәчәргә омтылучылар бар. Алар татулыкның әһәмиятен аңламыйлар", - диде ул.

Бу уңайдан мөфти күптән түгел Калининградта булган хәлне искә алды: быел май аенда өлкәдәге бер бистәдә суд карары белән кечкенә мәчет сүтелде. Шулай ук мөфти Татарстан мәктәпләрендә мөселман гаиләләрендә тәрбияләнгән балаларның исемлекләрен төзергә омтылуларын да искә төшерде. "Мондый хәлләрне күзәтү бик күңелсез", - диде ул.

Мөфти Татарстанда мондый хәлләрнең татулык белән чишелгәнен әйтте. "Безнең республикабызда бу коткыга бирелмәделәр, үзара хәл итә алдык, ямьсез сүзләр әйтешмәдек", - диде Камил Сәмигуллин. Ул хәзерге вакытта Татарстанда дин тоту өчен уңай шартлар булуын әйтте. Мәчетләр төзелә, хәләл кафелар бар. Мондый заманнар элек булмаган. Ышанмасагыз, бабаларыбыздан сорагыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100