Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин: Болгар академиясен эшләтеп җибәрүдә без укучы булып та өлеш кертә алабыз
2017 елда Болгар ислам академиясен ачу вакыйгасы бүген Татарстан мөфтие Диния нәзарәтенең Президиум һәм Пленар утырышында каралды.
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 2017 елда Болгар ислам академиясен ачу вакыйгасы бүген Татарстан мөфтие Диния нәзарәтенең Президиум һәм Пленар утырышында каралды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Анда эшләргә яңа коллектив туплана. Кемнәргәдер Болгарга күчәргә дә туры киләчәк. Яңа дөньякүләм дини мәгариф үзәген оештыру өчен Казан белән Болгар арасын шактый таптыйсы була. Бу тарихи идеяне тормышка ашыру җиңел түгел. Әмма Болгарга барырга ерак дип утыра алмыйбыз. Хәтта укучы булып та без академияне эшләтеп җибәрергә өлеш кертә алабыз", - диде мөфти.
Пленар утырышта Голәмәләр һәм Казыйлар шуралары хисаплары һәм тәкъдимнәре, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең юридик бүлек җитәкчесе Айрат Билаловның чыгышлары тыңланылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз