news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин берничә мөфтиятле төбәкләр турында үз фикерен белдерде

«Кызганычка каршы, бүгенге көндә өч мәчет берләшеп, аерым мөфтият төзи ала», — ди Татарстан мөфтие.

Камил Сәмигуллин берничә мөфтиятле төбәкләр турында үз фикерен белдерде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин берничә мөфтият булган төбәкләргә карата үз фикерен белдерде.

«Свердловск өлкәсендә бишме, алтымы мөфтият. Димәк бәрәкәт бар. Әйе, кызганычка каршы, Россиядә өч мәчет берләшеп, аерым мөфтият төзи ала. Аллага шөкер, бездә нәзарәт берәү генә. Бәлки киләчәктә берләшеп эшләрбез. Бүгенге чарага, нинди мөфтият булуына карамастан, безне Бөтендөнья татар конгрессы җыйды», — диде ул.

«Милли тормыш һәм дин» дигән XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ахырында резолюция кабул ителәчәк.

«Резолюциягә кертәсе иң зур тәкъдимебез, беренче чиратта, Ислам динен кабул итүнең  1100 еллыгына әзерләнү турында булачак. Икенче чиратта, халык санын алуга кагылачакбыз. Татар телен саклауга да басым ясарга телибез. Минемчә, бу өч фикерне билгеләп үтәргә кирәк», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ»га.

Элегрәк Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары фәтвасына карата үз фикерен әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100