Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил Сәмигуллин Башкортстанда Россия Диния нәзарәтләре рәисләре очрашуында катнаша
Очрашуны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич оештыра.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ») Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Республика мөфтие Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның Диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашачак.
Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барачак. Шулай ук экстремизм кебек Россия өчен гомуми проблемалар хакында да фикер алышу көтелә.
Бу очрашуның төп темасы: “Мөселманнар арасында экстремизм үсешенә каршы тору һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә мөселман җәмгыятьләренең радикальләшүен кисәтүдә ислам мәгарифе роле”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз