news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин Астанада бүгенге ислам дөньясында татарларның роле турында сөйлиячәк

Иртәгә Астанада Евразия голәмәләре форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына утырыш була.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Астанада бүгенге ислам дөньясында татарларның роле турында сөйлиячәк. Әлеге чыгыш ул эшлекле визит белән Казахстанга сәфәре кысаларында булачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә Астанада Евразия голәмәләре форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына утырыш узачак. Конференциядә Евразия дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре катнаша. Аларны пленар утырышта Казахстан Парламентының Сенат рәисе Касыйм Җомарт Токаев, КР дин эшләре һәм гражданлык җәмгыяте министры Нурлан Ярмәкбаев, Казахстанның баш мөфтие Серикбай кажы Ораз, шулай ук Россия, Кыргызстан, Таҗикстан, Литва, Әзербәйҗан мөфтиләре сәламлиячәк. Кунаклар арасында шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ул бөтен Евразия мөселман җәмәгатьчелеге каршында татар дини-илаһият фикеренең гомуммөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм татарларның бүгенге ислам дөньясындагы роле турында сөйләп үтәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бүген Камил хәзрәт мәртәбәле кунаклар белән Астананың истәлекле урыннары белән таныша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot