news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Ногаев: Россия күпмилләтле булганда – ул байлык бит

Камил Ногаев:  Россия күпмилләтле булганда – ул байлык бит
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген 7нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 11нче утырышында милли мәгариф, туган телләрне уку-укыту системаларына багышланган чыгышлар да яңгырады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, депутат Камил Ногаев та үзенең чыгышы вакытында бу сорауларны күтәрде.

«Минем үземнең фикерләвем русча булса да, үземне татар, дип саныйм. Безнең бөтенебез өчен Ватаныбыз – Россия! Милли мәгариф мәсьәләсе бик мөһим мәсьәлә. Россия күпмилләтле булганда – ул байлык бит, 200гә якын милләт бар. Аларны сакларга кирәк. Сорау катлаулы, ләкин нинди дә булса карар кабул итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте Камил Ногаев.

Утырыш эшенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Ул Татарстанда ике дәүләт теле булуын, мәктәпләрдә халыкларның туган телләре укытылуын һәм ТР Халыклар ассамблеясе тарафыннан якшәмбе мәктәпләре ачылуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot