news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Ногаев: Минтимер Шәймиев — безнең чын милли герой

Дәүләт Советы депутаты Шәймиевнең казанышларын санап узды.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне «чын милли герой» дип бәяләде.

«Татарча сөйләшүне тыйган вакытлар бар иде бит. Татар халкын шулкадәр кимсетеп, татар-монгол дип тә әйттеләр. Минтимер Шәрипович татар халкының зур, дәүләтле милләт икәнен күрсәтте. Тататарның кем икәнен күрсәтү аның казанышы булды, ул чын милли герой», — диде Ногаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Шәймиевне чит илләрдә дә бик яхшы белгәннәрен ассызыклады. «Туксанынчы елларда чит илләргә чыга башладык. Татарстан, Казан дисең — белмиләр, Шәймиев дисәң, „ооо Шәймиев“ диләр. Төркия, Гарәп Әмирлекләрендә, Чехиядә, кая гына барма, Татарстанның, татарның кем икәнен белделәр. Милләтнең дәрәҗәсен күтәрүче кеше ул», — диде Камил Ногаев.

Ул Шәймиевнең тынычлыкны саклап калуда өлешен бәяләде. «Татарстаныбызда, Россиябездә тынычлыкны саклап калучы кеше ул. Аның 70 яшенә Путин шәхсән үзе килде. Безне, главаларны, җыйганнар иде ул вакытта. „Шушы кеше аркасында Россия таркалмады, бу аның зур казанышы“ дип әйтте Президент», — дип искә алды Ногаев.

Камил Ногаев Минтимер Шәймиевнең төп эшләренең берсе газлаштыруга да тукталды. «Күрше өлкәләрдә, Ульяновск, Киров өлкәсеме, бүген дә газ кереп бетмәгән. Бездә газ кергәнгә 25 ел. Өйгә газ керү ул оҗмахка кергән кебек, чөнки гомер буе утын ягып интектеләр. Газлаштыру — аның казанышы. Казанны черек, тузган торактан азат итү дә аның казанышы. Юллар төзү, Кама аша күпер салу», — дип санап китте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100