Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Ногаев «Безнең мирас» журналының 35 еллыгында: Татар халкының мирасы бик зур
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Безнең мирас» журналының 35 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилей кичәсе рәсми һәм мәдәни өлешләрдән торды. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлау чыгышында милли мирасны саклауның әһәмияте мәсьәләсенә тукталды.
«Татарлар: «Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк», – ди. Материаль мирас – ул безнең халыкның калган һәйкәлләре, төзелгән биналары, мәдәни мирас – безнең китаплар, әсәрләр, җырлар, тел, безнең Сабантуй һәм безнең милләт. Ул безнең элеккеге бабаларыбыздан калган мирас. Шуның өчен мин әлеге әйтемне бераз үзгәртеп: «Мирасы булмаган, мирасын сакламаган халыкның киләчәге юк», – дип әйтер идем.
Безнең киләчәгебез зур, чөнки татар халкының мирасы бик зур, нинди генә әсәрләребез, җырларыбыз юк. «Безнең мирас» журналы исә боларның барысын да саклау һәм үстерүдә зур эш эшли. Чөнки журналны ачып карасагыз – аларның һәрберсендә редакция кая гына булмый. Алар әсәрләр генә түгел, һәйкәлләр, мәчетләр һәм башка тарихи урыннарны барлыйлар. Әллә кайчангы тарихи шәхесләрне эзләп табып халыкка тараталар. Зур эш эшлисез!» – диде ул.
Камил Ногаев «Безнең мирас» журналы баш мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллинны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз