news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Нәҗмиев Тукай районы башлыгы итеп сайланды

Камил Нәҗмиев Тукай районы башлыгы итеп сайланды
Фото: Тукай районы матбугат хезмәте

Бүген, 22 сентябрьдә, Тукай муниципаль районында район Советының сайлаулардан соң беренче оештыру утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башлыгын сайлау булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Камил Нәҗмиевне сайлады. Ул ант итте һәм рәсми рәвештә үз вазифасына кереште, хезмәттәшләренә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

«Мин бергәләп Тукай районын тагын да чәчәк атучы һәм уңайлырак итә алачакбыз, дип ышанам», – диде Нәҗмиев.

Район башлыгы урынбасары вазифасына Рөстәм Закиров яңадан сайланды, ул соңгы елда район башлыгы вазифасын башкарды.

Утырыш эшендә Совет депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Фото: Тукай районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot