news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Нәҗмиев Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының ни өчен Минзәләдә узуын әйтте

Шәһәрдә шагыйрь исемен йөрткән парк һәм урам бар. Минзәләдәге көллият Муса Җәлил исемен йөртә.

Камил Нәҗмиев Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының ни өчен Минзәләдә узуын әйтте
Рамил Гали

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесенең быел Минзәләдә узуы очраклы түгел. Минзәлә шәһәре Муса Җәлил белән бик тыгыз бәйле.

«1941 елны 7 ноябрендә Муса Җәлил Минзәләгә килә. Ул Минзәләдә шигырьләр яза, дуслары була. 1942 елның 1 гыйнварында сугышка китә. Бөек шагыйрьнең тыныч тормышының соңгы көннәре Минзәләдә уза» — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Минзәлә районының Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

Шәһәрдә шагыйрь хөрмәтенә аталган парк һәм урам бар. Минзәләдәге көллият Муса Җәлил исемен йөртә. Көллияттә ачылган Муса Җәлилгә багышланган музей патриотик үзәк булып яшьләрне тәрбияләүдә бик уңай нәтиҗәләр күрсәтә, дип сөйләде район вәкиле.

«Җәлил призына көрәш турнирын Минзәләдә уңайлы уздыру өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштык. Шәһәр һәм боз сарае кунакларны һәм командаларны кабул итәргә әзер», — диде Минзәлә муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100