news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Мотыйгыйның якташы: Мотыйгулла хәзрәт булмаса, Тукай дигән шагыйрь булмас иде

Камил Мотыйгыйның якташы: Мотыйгулла хәзрәт булмаса, Тукай дигән шагыйрь булмас иде
Владимир Васильев

Казахстанның Җаек шәһәреннән, «Ялт-йолт» сатирик журналы мөхәррире Әхмәт Урманчеевның туганы Наҗия Төхвәтуллина әйтүенчә, Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм аның улы Камил Мотыйгый ярдәме белән Габдулла Тукай шагыйрь булып өлгерә.

«Бу хакта Җаек халкы бик яхшы белә. Габдулла Тукай Җаектан 1907 елда Казанга кайтып китә. Кайтып китә алдыннан ул «Казан» дигән кунакханәнең 13нче номерында яши. Мотыйгулла хәзрәтнең өендә дә ул күп тапкырлар була. Миңа ул бинада яшәп алырга туры килде. Хәзер без, бер төркем татар зыялылары анда Габдулла Тукай музеен оештырдык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музеенда Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Аның әйтүенчә, Мотыйгулла хәзрәт яшәгән бинаның торышы яхшы хәлдә. «Музей дәүләт карамагында түгел, аны татар активистлары яшәтә. Шәхси музейны Флюра Милликеева тота. Музейның дәүләт карамагында булуын сорыйбыз», - диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot