news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Мотыйгыйның оныклары: Безнең гаилә Габдулла Тукайга ачу тотмый

«Бабабыз горур, кызып китүчән булган, ә Тукай – бик гади. Холыклары туры килмәгәндер», - диде алар.

Камил Мотыйгыйның оныклары: Безнең гаилә Габдулла Тукайга ачу тотмый
Владимир Васильев

Журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның оныклары шагыйрь Габдулла Тукайга ачулы булмауларын әйтте.

«Камил бабам Тукайны шәхес иткән. Әмма аннары аралары кискенләшә. Бу Тукайның әсәрләрендә дә чагыла. Шулай да, безнең гаилә Тукайга ачу тотмый. Бабам горур, кызып китүчән булган, ә Тукай – бик гади. Холыклары туры килмәгәндер. Безнең нәсел – укымышлы, затлы, бай нәсел. Мәдрәсәләр тотканнар. Зур йортларда яшәгәннәр», - диде Камил Мотыйгыйның оныгы Фәрхүнә Төхфәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Камил Мотыйгый бик тә мәхәббәтле, игелекле, шул ук вакытта энергияле кеше булган. «Миңа Фәрхүнә исемен бабамның хатыны - Зарифә әбием кушкан булган. Бабам турында әти-әнием, Рәйсә апам җылы сүзләр әйтә иде. Әтием Дәүләт - опера җырчысы, театр факультетын тәмамлаган. Аларның барысының да тавышлары матур иде. Бабамны юкка гына халык «татар Шаляпины» дип әйтмәгәндер», - диде ул.

Камил Мотыйгыйның оныгы Владимир Төхфәтуллин дәү әтисенең алдынгы карашлы булуын билгеләп узды. «Ул чыгарган газета-журналларда да яңа-яңа темаларга багышланган язмалар урын ала. Бу, әлбәттә, шәһәр җитәкчелегенә ошап бетми. Алар типографияне җимерергә тели. Бу вакытта Габдулла Тукай хәреф җыючы булып эшли», - диде ул һәм Тукайның Камил Мотыйгыга багышланган «Мөхәрриргә» дигән шигырен укыды.

«Камил бабамның хатыны Зарифә әби XX гасыр татар мөселман хатын-кызларыннан аерылып торган. Гаилә учагын саклаучы булуыннан тыш, ул бик тә белемле булган, бабамның фикерен хуплап торган. Камил бабамның әнисе Гыйзеннас абыстай ире Мотыйгулла хәзрәт ярдәме белән кыз балалар өчен махсус «Мәктәбеннас» мәктәбен ача, шунда сабак биргән, анда кызларны җырларга өйрәткән, кызлардан хор оештырган. Хорның репетицияләре Мотыйгулла хәзрәт йортында узган», - диде оныгы Светлана Камай.

Аның әйтүенчә, Мотыйгулла хәзрәт йортында әдәби-музыкаль кичәләр еш узган.

«Камил бабам җырлаган, Габдулла Тукай шигырьләре яңгыраган. Гаиләбез бик зур булган. Бәхеткә, мин ул мохитне тоярга өлгердем: Камил бабамның сеңелләре белән аралаштым. Мотыйгулла хәзрәтнең Җаектагы йорты хәзер татарлар җыела торган үзәккә әйләнде. Анда элек тә һәрвакыт алдынгы карашлы яшьләр җыелган. Ул йортка шәкерт булганда Габдулла Тукай килеп йөрергә яраткан», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100