news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Мотыйгыйның әтисе Тукайның әтисе белән гаиләләрен ташламаска сүз бирешкән булган

«Кышкар мәдрәсәсендә Мотыйгулла хәзрәт Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов белән дуслаша», - диде Лена Тябина.

Камил Мотыйгыйның әтисе Тукайның әтисе белән гаиләләрен ташламаска сүз бирешкән булган
"Татар-информ" архивы

Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина әйтүенчә, Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов Камил Мотыйгыйның әтисе Мотыйгулла Төхфәтуллин белән бер-бер хәл була калса, гаиләләргә ярдәм итешергә сүз бирешәләр.

«Мотыйгулла хәзрәт: «Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов гаиләсенең миңа күрсәткән мәрхәмәтлелеген беркайчан да онытмам», - дип язган була. «Мөхәммәтгариф белән Мотыйгулла бер-бер хәл була калса, бер-берсенең гаиләләрен ташламаска сүз бирешә», - диде ул Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Мәгълүм булганча, Мотыйгулла хәзрәт Арча районы Кышкар авылы мәдрәсәсендә укый. «Мотыйгулла шәкерт булганда аның әти-әнисе инде вафат була. Кышкар мәдрәсәсендә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов белән дуслаша. Мотыйгулла хәзрәт туган ягы Кайбычка һаман саен кайтып йөри алмый, ял көннәре, бәйрәмнәрдә ул Кышкарда кала торган була», - диде ул.

«Мотыйгулла хәзрәт хатында: «Шигырьләр яза торган бер малай укырга килде, аның сәләте бар икәне күренеп тора», - дип яза. Нәкъ менә Мотыйгулла хәзрәт иң беренче булып Габдулла Тукайга шигырь төзелеше турында аңлатма бирә. Беркемгә билгеле булмаган Тукай Җаектан бөтен Россиягә танылган исеме белән Казанга кайтып китә. Җаекта ул «Китмибез!», «Государственная Думага» һ.б. шигырьләрен, «Шүрәле» поэмасын яза», - диде Лена Тябина.

Лена Тябина фикеренчә, Мотыйгулла хәзрәтнең мирасын саклауда кызы Галия Кайбицкаяның роле зур була. «Музеебызда басу машинкасы, Мотыйгулла хәзрәтнең сәгате, Камил Мотыйгый тавышы яздырылган пластинка, самавыр бар. Нәкъ шул самавырдан Тукай чәй эчкән», - дип аңлатты ул.

«Төхфәтуллиннар Тукайны да, Кариевны да театр дөньясы белән таныштыра. Сәйяр труппасы авыр хәлгә калгач, Җаек шәһәренә килә, акчалары булмый. Төхфәтуллиннар гаиләсе аларны сыендыра, Габдулла Кариевны ул Мәкәрҗә ярминкәсенә җибәрә. «Ильяс Кудашев-Ашказарскийны тап, ул синең талантыңны бәяләргә тиеш», - дип әйтә. Шуннан соң Габдулла Кариев танылып китә. Беренче спектакльләрне дә Камил Мотыйгый пьесалары буенча куялар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100