Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Кәримов: Язучыны зурлау кешенең зыялылыгыннан тора
Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов үзенең 75 яшьлек юбилей кичәсен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында уздырды.
«Дөресен әйткәндә, үземнең картаюымны сездән яшерәсем килә. 60 яшемне үткәргәннән соң тынычланып туктаган, 70 яшемне беркемгә дә сиздермәгән идем. Әмма монысын үткәрергә туры килде һәм үкенмим. Язучылар берлеге: «Үткәрәбез» – дигәч, кеше җыялабызмы дип борчылган идем. Мине зурлап килгәнегез өчен рәхмәт. Язучыны зурлау ул кешенең зыялылыгыннан тора», – диде ул кичә ахырында тамашачы алдына чыгып.
Рәсми котлау өчен театрга Татарстанның халык депутаты Камил Ногаев килгән иде. «Камил абыйны 40 ел беләм. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, урынбасары Марат Әхмәтов исеменнән кайнар сәламнәр һәм котлаулар җиткерәм. Камил абыйны яшь чагында сәхнәдә күрдек – аны юморист буларак белә идек. Аннары ул романнары белән танылды», – дип сөйләде ул язучыны котлап.
«Сез бик булган кеше», – дип нәтиҗә ясады Камил Ногаев Камил Кәримовның дәрәҗәле исемнәрен санап чыккач һәм чыгышына нәтиҗә ясап сүзен: «Эшләгез әле, языгыз», - дип тәмамлады.

Язучыны каләмдәшләре сәхнәдән дә, залдан да тәбрик итте. Шул исәптән, язучының соңгы эш урыны булган «Казан утлары» журналы коллективы да котлады.
Кичә дәвамында язучының хикәяләре һәм романнарыннан өзекләр яңгырады. Аларны Кариев театры артистлары укыды.
Кичәнең режиссеры Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов иде. Кичә барышында аларның икесенең дә Питрәч районы Шәле авылы кешеләре булуына да басым ясалды.
Кичә программасына әлеге театр репертуарындагы «Шәй-бу! Шай-бу!» комедиясеннән өзек тә кертелгән иде. Чөнки аның пьесасын Камил Кәримов язган һәм спектакльне Ренат Әюпов сәхнәләштергән, бу - ике авылдашның уртак хезмәте.
Сәхнәгә танылган җырчы Азат Тимершәехның күтәрелүе дә Камил Кәримовның биографиясенә бәйле булып чыкты – чөнки язучы заманында буровойда эшләгән чакларында бу җырчының авылында кое казу эшендә катнашкан – ике шәхеснең дуслыгы шул заманнан ук килә.
Концерт кичәнең сценарий авторы, язучы һәм җырчы Хәбир Ибраһимның җырлары белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз