news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Кәримов: Татар язучысы – бик чыгымлы язучы түгел

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләре утырышында Тукай премиясенә һәм әдәби премияләгә намзәтләр күрсәтелде. Утырышта катнашкан Камил Кәримов Тукай премиясенә берничә кандидат тәкъдим итәргә кирәклеге турында фикерен белдерде.

Камил Кәримов: Татар язучысы – бик чыгымлы язучы түгел
Фото: © «Татар-информ»

«Тукай премиясенә бер генә кандидат куелмасын иде. Без нигәдер Хөкүмәт акчасын кызганып... Кызганмасын Хөкүмәт акчасын... татар язучысы – бик чыгымлы язучы түгел... китапларга әллә ни зур гонорарлар алмыйбыз, тиражы да әллә нәрсә түгел... Хөкүмәтне хәер сорап та борчымыйбыз.

Шуңа күрә Тукай премиясен кызганмас дип уйлыйм. Икәү үтсә дә ярый, елына карап, өчәү үтсә дә ярый», – ди ул.

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләре утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot