news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Кәримов “Тукай үзәге”нә 1976 елда ясалган Тукай портретын бүләк итте

Тукайның 90 еллыгы уңаеннан Мәскәү рәссамы иҗат иткән картинаны К.Кәримов “Казан утлары”нда 15 ел саклаган.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Г.Тукай музее бинасында барган төзекләндерү эшләре белән бер төркем сәнгать әһелләрен һәм журналистларны таныштырдылар. Биредә “Тукай үзәге” өчен махсус бүләкләр кабул ителде. Чарада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

“Казан утлары”журналы редакциясе хезмәткәрләре “Тукай үзәге”нә шагыйрьгә нисбәтле, төрле елларда нәшер ителгән китаплар тапшырды. Язучы Камил Кәримов “Казан утлары” архивында озак еллар сакланган Тукай портретын алып килгән. Фаразлар буенча, әлеге портретны Мәскәү рәссамы Әминов моннан 30 ел элек иҗат иткән була. “Редакциядә ремонт эшләре барган вакытта, бу картина лифт янына “барып җиткән” иде инде. Мин аны күреп алдым да, кире бүлмәмә алып кертеп куйдым. Шулай итеп төп нөсхәдәге Тукай портреты чүплеккә ташланудан котылып калды. “Казан утлары” журналы исеменнән үзенчәлекле бүләк тапшыруыма үзем дә шатланам. Киләчәктә әлеге картинаны күреп башкалар да ләззәт алсыннар”, - диде Камил Кәримов.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Г.Тукайның әдәби музеенда бер төркем сәнгать әһелләре, журналистлар бинандагы төзекләндерү эшләре белән танышып кайтты. Биредә ачылачак “Тукай үзәге”нә экспонатлар да тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100