news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Кәримов Тукай премиясе алган әдәби әсәрләр антологиясен чыгарырга тәкъдим итә

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә дәгъвалаучы язучылар һәм әдәбиятчылар катнашында Әдәби тәнкыйть секциясе үтте.

Камил Кәримов Тукай премиясе алган әдәби әсәрләр антологиясен чыгарырга тәкъдим итә
Рамиль Гали

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай премиясен дәгъвалаучы язучы Камил Кәримов Тукай премиясе алган әдәби әсәрләрнең антологиясен булдырырга тәкъдим итә. Моны ул Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында әйтте.

Әлеге утырыш кичә Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә дәгъвалаучы язучылар һәм әдәбиятчылар катнашында үтте. Язучылар һәм әдәбиятчылар Тукай премиясе буенча фикер алыштылар, Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән язучыларның иҗаты турында сөйләштеләр. Утырышны әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов алып барды һәм Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты.

“Минем байлыгым булса, Тукай премиясе алган әсәрләрнең антологиясен булдырыр идем. Томлап-томлап! Нинди әсәр тәкъдим ителгән һәм ни өчен алганы шунда күренер иде, - диде Камил Кәримов. - Классикларга тимик. Һичьюгы безнең чорныкын. Шунда кемнең нәрсәгә лаек икәнлеге күренер иде.

Камил Кәримов “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире. "Карурманда кара песи" һәм "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен аны Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә тәкъдим итте. Камил Кәримов – Татарстан Язучылар берлеге аша Тукай премиясенә тәкъдим ителгән бердәнбер язучы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100