Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил Кәримов: Безнең буын язучылар – ахырзаман буыны түгел әле
“Казан утлары” журналына нинди әсәрләр килә – Татарстан Язучылар берлегендә Камил Кәримовтан күзәтү.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Казан утлары” әдәби журналының тиражын утыз ике язучы тәэмин итә. Бүген Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган Проза буенча түгәрәк өстәл утырышында язучы, журналның проза бүлеге мөдире Камил Кәримов шулай дип белдерде. Ул исемләп санамаса да, утырышта катнашмаган дүртесен әйтеп узды. Болар - Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Галиуллин иде. “Сезнең белән әле иҗат итеп була, - диде ул оптимизм белән каләмдәшләренә мөрәҗәгать итеп. - Киләчәктә шушында утырган язучыларны сагынган буын киләчәк. Безнең буын иң “слабое звено” түгел. Ахырзаманга алып бара торган буын түгел әле без”.
Камил Кәримов әдәбиятны хатын-кызларныкы дип бүлүгә каршы булуын әйтте: “Кызлар язганмы аны, малайлармы, сөннәтлеләрме-сөннәтсезләрме – бүлмик. Хәзер әдәбият башка яктан икегә бүленеп бара – базар әдәбияты һәм саллы реалистик әдәбият - сагындыра һәм тарихта кала торган әдәбият”, - ди ул. Язучы “Казан утлары”на көн саен телевидениедәге сериаллар шикелле әсәрләр килүе турында ачынып сөйләде. “Көн саен өчәр повесть укыйбыз – уйнаштан бала туа, банкет бара, кеше үтерәләр... Элек укучыбыз булган кешеләр хәзер үзләре яза. Язучы арткан саен укучы кими”, - ди ул уенын-чынын бергә кушып.
Чыгышының ахырында юморист язучы революциянең 100 еллыгы булуын искә алып, бер күзәтүе белән уртаклашты. “Мин әле Ленинның 55 томын саклый идем. Бакчаны сатарга җыенабыз, томнарны сөртеп өйгә алып кайтыйм дисәм, 25нче томны тычкан кимергән. Нәкъ уртада торганын. “Нигә болай?” дип ачып карасам, анда Ленинның “О праве наций на самоопределение” дигән мәкаләсе икән”, - диде ул.
Искәртеп узабыз, бүген Татарстан язучылар берлегендә проза буенча түгәрәк өстәл утырыш узды. Анда әдәбият белгече, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөдире, язучы камил Кәримов, галимә Гөлфия Гайнуллина чыгыш ясады. Утырышта язучылар белән бергә галимнәр һәм китапханәчеләр катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз