news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Кәримов: Бүген язучылар үзләренә укучы да әзерләргә тиеш

Язучы китап укучы буыннан олыгаюы сәбәпле, китап укучыларны табуы кыен дип белдерде.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Камил Кәримов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруының чираттагы кунагы булды. Әңгәмә барышында ул : «Бүгенге көндә китап укучы табу да кыен. Мин моның сәбәбен китап укый торган буынның олыгаюыннан күрәм. Хәзер яшьләрне җәлеп итү авыр бара», - дип сөйләде.

Камил Кәримов сүзләренчә, укучыларны әдәбият белән кызыксындыру өчен язучылар бүгенге көндә төрле чараларда катнаша, мәктәпләрдә балалар белән очраша. “Китапларымны бүләк итәм, алар мине күреп кала. Мин үземә укучы әзерләргә тиеш икән, чөнки болай көтеп утырсак, минем буыным, мине укыган буын бетә, шуның белән без әдәбиятны томалап куярга тиеш булабыз. Башка виртуаль әдәбиятка күчәргә тиеш булабыз, ләкин виртуаль әдәбиятның укучысы да виртуаль», - дип борчулары белән уртаклашты ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot