news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаковның идарә итү тәҗрибәсе зур, ислам тематикасы белән дә таныш – Рөстәм Батров

Камил Исхаковны Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләүгә мөфтинең беренче урынбасары мөнәсәбәтен белдерде.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Камил Исхаковның Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнүе мәгълүм булды. Бу хактагы карарны Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Камил Исхаковның Болгар ислам академиясенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнүе көтелә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу уңайдан фикере белән уртаклашты.

“Камил Исхаков озак вакыт мэр булып эшләгәнлектән, аның идарә итү тәҗрибәсе зур. Өстәвенә ислам тематикасы белән дә яхшы таныш. Ул бүген “Казан нуры” мәчетенең дини җәмәгатьчелек рәисе. Аның әтисе Шамил Исхаков та үзе төзеткән мәчеттә имам булып эшләде. Бүгенге көндә Камил Исхаков тәҗрибәле идарәче һәм хуҗалык эшләрен оста алып баручы буларак мөселманнарга эшләрен оештыруда ярдәм итә”, – дип белдерде Рөстәм Батров.

Мөфтинең беренче урынбасары әйтүенчә, Камил Исхаковның ислам илләрендә дипломатия линиясе буенча эшләве дә зур тәҗрибә биргән. “Барлык шушы факторлар шундый карарга китергәндер дип уйлыйм. Минемчә, бик дөрес, акыллы карар. Ислам эшләре белән шөгыльләнүче һәм идарәче булган кеше Болгар ислам академиясе өчен дә файдалы эшләр башкара алыр дип саныйм”, – диде әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100