news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков: Тузган торактан күчерү программасын башка бер җирдә дә кабатлый алмыйлар

Программаның төп критерие кешеләрне күчерү, ә торак тапшыру түгел, дип билгеләп үтте Казанның экс-мэры.

Камил Исхаков: Тузган торактан күчерү программасын башка бер җирдә дә кабатлый алмыйлар
архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда гамәлгә ашырылган авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасын Россиядә дә, башка җирдә дә кабатлау мөмкин түгел. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков сөйләде.

“Бу эшне төгәлләгәч, ничек килеп чыгуын күзәтәм. “Батырлык” сүзен кулланасым килми, әмма мондый программаны Россиядә беркем гамәлгә ашырмады һәм ашырмаячак та. Ә чит илдә бигрәк тә. Анда андый нәрсә бөтенләй юк”, - дип билгеләп үтте Исхаков.

Ул программаның төп нәтиҗәсен белдерде: "Хакимият авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне үзгәртә алды, - диде. - Алар яңа буын казанлылар өчен шартлар булдыра алды".

“Күз алдыгызга китерәсезме, без 100 мең кешене күчердек. Йорт тапшырылгач түгел, ә кеше яңа торакка күчкәч кенә программаны үтәлгән дип санадык”, - диде Камил Исхаков.

  • Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак. Интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100