news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков: Җәмигъ мәчете төзелешенең кураторы итеп билгеләнүемә бик рәхмәтле булдым

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү - җаваплы эш, аны гамәлгә ашырганда халык мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, диде Камил Исхаков.

Камил Исхаков: Җәмигъ мәчете төзелешенең кураторы итеп билгеләнүемә бик рәхмәтле булдым
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре буенча инициатив төркемне җитәкләргә дигән йөкләмәсен зур рәхмәт хисләре белән кабул иткән. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.

«Миңа Татарстан Президенты ярдәмчесе буларак Казанда Җәмигъ мәчете проектын җитәкләүне һәм ахыр чиктә төзелешне тәэмин итүне йөкләделәр. Мин бу тәкъдимне зур рәхмәт хисләре белән кабул иттем һәм Рөстәм Нургалиевичка шундый җитди эштә ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәт әйттем», - диде Исхаков.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында Җәмигъ мәчетен төзү идеясе моннан сигез еллар чамасы элек туган. Әмма аны тормышка ашыру зур чаралар, аерым алганда, Универсиада һәм футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү аркасында кичектерелгән.

Хәзер бу проектны мәҗбүри рәвештә гамәлгә ашырырга кирәк. Бу җитди һәм зур эш, аны гамәлгә ашырганда республика халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, дип билгеләп үтте Исхаков.

«Без үзебез дә барысын да аңларга һәм бу өлкәдә белгечләрне җәлеп итәргә, шулай ук Россиянең башка субъектларының бай тәҗрибәсен карарга тиеш», - дип йомгаклады Татарстан Президенты ярдәмчесе.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаковка Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре буенча инициатив төркемне җитәкләргә кушуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100