news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков Казан метрополитены турында: Аннан башка шәһәрне коллапс көтә иде

Метро идеясе Казанда миллионынчы кеше теркәлгән мизгелдә барлыкка килде, - диде элеккеге мэр.

Камил Исхаков Казан метрополитены турында: Аннан башка шәһәрне коллапс көтә иде
архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан метрополитеныннан башка шәһәрне коллапс көтә иде, метро 2000 елның маенда төзелә башлады. Бу хакта экс-мэр Камил Исхаков “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде.

Аның сүзләренчә, метро идеясе Казанда миллионынчы кеше теркәлгән мизгелдә барлыкка килгән, ул вакытта әле Исхаков җитәкчелек итмәгән. Төзелеш башлануга кыенлыклар ачыкланды. Мисал өчен, Түбән Новгород проектчылары Казан транспорт схемасын начар беләләр, станцияләрне дөрес түгел узелларга тоташтырганнар һ.б.

Нәтиҗәдә шәһәр хакимияте үзләре подрядчы, проект оешмасы һәм заказчыны булдырды, шуннан соң гына метро төзү процессы башланды.

“Аннары без Канадага махсус тоннель ясаучы комплекска заказ бирергә бардык. Аны безнең туфрак өчен махсус эшләделәр. Бүген метрода көненә 100 мең кеше йөри. Күз алдына китерегез, бу 100 мең кеше машинага утырса яки җәмәгать транспорты таләп итсә”, - диде К.Исхаков.

  • Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак. Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100