news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков Болгар ислам академиясенең учредительләр советы рәисе булды

Күптән түгел Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән Камил Исхаков академиянең учредительләр советы рәисе итеп сайланды.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Болгарның "Ак мәчет"ендә ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә - Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар үтә. Бәйрәм башланыр алдыннан "Ак мәчет" комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе учредительләре булып тора. Утырышта өч учредитель вәкилләре дә бар иде. Эшлекле сөйләшүдә Татарстаннан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәтеннән баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Ислам белеме буенча совет рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Иордания университеты профессоры Абдурразак Абдуррахман Әс-Сәгъди катнашты.

Чара барышында академиядә уку процессы мәсьәләләре каралды, Болгар ислам академиясе Уставына үзгәрешләр кертелде, академиянең учредительләр советы расланды һәм рәисе сайланды. Күптән түгел Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән Камил Исхаков академиянең учредительләр советы рәисе булды.

Утырышта шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - республика Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100