news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков: Болгар Ислам академиясендә чит ил мөгаллимнәреннән башка булмас

Татарстан Президенты ярдәмчесе әйтүенчә, бүген академиягә чакырылачак мөгаллимнәрнең беренче исемлеге бар.

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Болгар Ислам академиясе ректоры вазыйфаcын башкаручы, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сүзләренә караганда, бүгенге көндә академиягә чакырылачак мөгаллимнәрнең беренче исемлеге бар. 

Камил Исхаков «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында: «Әлегә укытучылар составына кагылышлы беренче исемлек бар. Анда күбрәк чит ил кешеләре, барыбер аларсыз булмас. Алар килеп безне укытсыннар. Атеизмда яшәгән вакытта - без артта калган вакытта, үзләре җыйган белемнәрне бирсеннәр. Без аларны алып, алар белән тиз генә үсәргә тиеш. Безнекеләрне һәм аларны берләштереп җыеп эшләргә дигән планнарыбыз бар», - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100