news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков Болгар ислам академиясе президенты вазифасыннан китте

Бүген Болгар ислам академиясе коллективына яңа ректор — Башкорт дәүләт педагогия университетыннан Данияр Абдрахмановны тәкъдим итәчәкләр.

Камил Исхаков Болгар ислам академиясе президенты вазифасыннан китте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Камил Исхаков Болгар ислам академиясе президенты вазифасыннан китте. Югары уку йортында әлеге вазифа бетерелә. Бу турыда «Татар-информ»га Камил Исхаков үзе сөйләде.

«Без гамәлгә куючылар Советында шундый карар чыградык. Яңа устав төзедек һәм кабул иттек, анда бу вазифа булмаячак инде. Әмма яңа устав килештерүне узарга тиеш, - диде ул. - Бер йортта ике хуҗа булмый. Без ул вакытта кичерергә тиешле мизгелне кичердек».

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рәфыйк Мөхәммәтшин урынына Болгар ислам академиясенә ректор итеп Башкорт дәүләт педагогика университетының дини иминлек һәм дини белемне үстерү фәнни-тикшеренү институты директоры, 38 яшьлек Данияр Абдрахманов куелды. Бүген аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.

«Аның алдында (Абдрахманов- Т-и иск.) бик зур бурычлар тора. Россиянең барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм илне яңа дәрәҗәгә чыгара торган оешма булдырырга кирәк. Безгә хәзер ныгырга кирәк. Галимнәребез, Мәрҗаниләрдәй, дөнья дәрәҗәсенә чыгып, дөньядагы фәнни фикерне бизәргә тиеш», - диде Камил Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100