news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Камил хәзрәт Сәмигуллин уразаны мәктәптә укыганда тота башлавын әйтте
"Ничә ел ураза тотканымны әйтә алмыйм. Безнең сыйныфта ике кеше ураза тотты",- диде ул.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәктәптә укыганда ук ураза тота башлаган. Журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә билгеләп үткәнчә, Камил хәзрәт укыган сыйныфта ике укучы ураза тота торган булган.
"Ничә ел ураза тотканымны әйтә алмыйм, әмма ифтар кич сәгать 15.50дә була иде. Аны соң ашала торган төшке аш дияргә була. Ураза тоту бик авыр булды дип әйтмәс идем. Безнең сыйныфта ике кеше ураза тотты. 10-11нче сыйныфларда Казанда укыгач, анда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре белән тоттык. Көн кыска булганлыктан, без бик уңайлы вакытта ураза тота башладык", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар сорауларына җавап биреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot