news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның беренче мөфтиен юбилее белән котлады

Габдулла хәзрәт Галиуллин 60 яшьлеген билгеләп үтә

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Печән базары (хәзерге "Нурулла") мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллинга, 60 яшьлек юбилее уңаеннан, котлау җибәрде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

"Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә Сезгә иман нуры, саулык-сәламәтлек, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, күңел тынычлыгы насыйп әйләсен. Һәр яңа көн бары шатлыклы хәбәрләр генә китерсен.

Сез - Диния нәзарәте эшчәнлегенә беренчеләрдән булып нигез салучы. Сез идарә иткән чорда мөселман өммәте берләште, республикабызда ислам дине киң таралды. Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Киләчәктә бергәләшеп динебезне ныгытырга, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертергә насыйп булсын!

Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә сезгә вә гаиләгезгә исәнлек-иминлек, бәрәкәтле тормышлар насыйп әйләсен, балаларыгызның вә оныкларыгызның игелеген күреп, бәхет-сәгадәтле тормышта калган гомерләрне динебезгә-милләтебезгә хезмәттә үткәрергә насыйп итсен!" - диелгән Камил хәзрәтнең котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100