news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте

“Без имамнарның формада булуын телибез”, - ди мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте
Александр Эшкинин

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ГТО сынауларын тапшыруны оештыра. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, бу чара 26-27 июнь көннәрендә Чистайда узачак. “Барлыгы 100дән артык кеше катнашуы ниятләнә. Без районнарның төп имам-мөхтәсибләрен, ярдәмчеләрен чакырдык. Безнең мөфтият аппаратыннан булачак. Без имамнарның яхшы формада булуын телибез. Быел бик үк яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр дә, киләсе елда “миңа шулкадәр яшь, шулкадәр тартылырга кирәк икән” дип нәтиҗә ясарлар. Быел тапшыра алмаучыларга, димәк, азрак ашарга кирәк”, - диде Камил хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot