Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин татарларны өммәте һәм милләтенә тугры булырга өндәде
Татарстан мөфтие республикабызда милләт үсеше өчен барлык уңай шартлар тудырылганын әйтте.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазендә татар халкын бердәм яшәргә, өммәте һәм милләтенә тугры булырга өндәде. Ул бүгенге шартларда милләтнең үсеше өчен бернинди тоткарлыклар булмауны билгеләп үтте.
«Аллаһка мең шөкер бүген безне корбан чалырга беркем тыймый. Мәчетләребез ачык, яңалары төзелеп тора, гөрләтеп мәдрәсәләр эшли. Мөхәммәд Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре, безнең әби-бабайларыбыз үз башыннан күпне кичергән. Бүген милләт үсеше өчен тоткарлыклар юк. Татар-мөселман булып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ә өммәткә һәм милләткә тугрылык бармы?» — дип сорау белән башлады сүзен мөфти.
«Бүгенге көндә татар бер-берсен бик шәп итеп тәнкыйтьли белә. Бер–берсенең ялгышларын күзәтеп, шуларга төртеп тора. Ә милләтне һәм динне үстерү өчен үзеңнән нинди өлеш керттең? Әллә барысын да җитәкчеләргә генә селтикме? Корбан бәйрәме шушы кыйммәтләр турында уйланырга өнди», — диде ул.
Камил хәзрәт халык һәм милләт хакына җитәкчеләребезгә таяныч булырга, аларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. «Бервакыт Мәккәдә Гобәй исемле бер яшь мөселманны тотып алалар. Аны дар агачы янына китерәләр дә, үлем җәзасы алдыннан үзе урынына Мөхәммәд пәйгамбәрне үтерергә тәкъдим итәләр. "Рәсүлебезне асу түгел, мин аның аягының чәнечкегә кадалуын да теләмим", — дип җавап кайтара җәзага тартылган кеше. Менә безгә нинди сабак», — дип мисал китерде ул.
Камил хәзрәт сүзләренчә, һәр кешегә Ходай теге яки бу җирлектә туарга, милләтләрнең берсен дәвам итеп яшәргә язган. «Без Раббыбызның тәкъдиренә шөкер итеп, ватанны да, милләтебезне дә яратырга, сакларга, аларның иминлеге өчен хезмәт куярга, аларны алдынгы итәргә тырышырга тиеш», — диде Камил хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз