news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар ханнарын күмү – тарихи гаделлекне торгызу

"Татар-информ"га интервьюсында мөфти Болгар академиясенең әһәмияте, җомга намазларын татарчага күчерү һәм ханнарны күмүгә мөнәсәбәте турында сөйләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар ханнарын күмү – тарихи гаделлекне торгызу
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татар ханнарын күмү – тарихи гаделлекне торгызу. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул Болгар академиясенең татар халкы өчен роле,  татар галимнәренең хезмәтләре гарәп илләрендә ни дәрәҗәдә танылганын һәм татар ханнарын ни өчен күмәргә кирәклеге,  җомга вәгазьләрен татар телендә үткәрүнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Болгар – һәр татарның йөрәгендә"

- Болгар академиясенең халыкны рухи агарту өлкәсендә әһәмияте нинди?

- Бисмиллаһ-ир рәхмән-ир рәхим. Мәгълүм булганча, Болгар ул безнең өчен бик мөһим урын. 922 елда анда безнең бабаларыбыз Исламны кабул итте. Болгарга 3 сәхәбә дә килгән. Аның турында мәгълүмат китаплардан килә. Аларның берсе – Таҗетдин Ялчыголның “Тәварихы Болгария” китабы, икенчесен – Мөслими дигән зур галимебез. Алар барлыгы бишәү. Пәйгамбәребез с. г. в. заманында өч сәхәбә килә. Габдрахман, Зөбәер ибн Җәгъдә. Зөбәер ибн Җәгъдә ул вакыттагы патшаның кызына өйләнә. Ул Туйбикә исемле була. Болгарда егерме биш ел яши, вафат була. Аның кабере Болгарда, кечкенә манара янында булырга тиеш, тарихи китапларыбызда шулай әйтелә.

Пәйгамбәребез с. г. в. вакытыннан ук Ислам тарала башлый. 922 елда исә без аны рәсми рәвештә, дәүләт дине буларак кабул иттек. Шуңа күрә ул җир һәрбер татарның йөрәгендә зур урын ала. Шунлыктан без ел саен май яки июнь аенда шунда очрашырга тырышабыз, бергәләшеп намаз укыйбыз, догалар кылабыз, хәзрәтләребезне, зур галимнәребезне искә алабыз.

"Безнең галимнәребезне чит илләрдә күбрәк беләләр"

- Безнең галимнәребезнең хезмәтләре чит илләрдә ни дәрәҗәдә кулланыла?

- Кызганычка каршы, безнең галимнәребезнең хезмәтләре безгә караганда чит илләрдә күбрәк кулланыла. Мәсәлән, без Бахрейнга барып кайттык. Ибраһим Мурейхи - ул зур галим, хәзер шәригать судының баш казые Галимҗан Баруди турында безгә бик күп мәгълүмат бирде. Аннан соң Габдерәүф Җума Бурадиның шәкертенең шәкерте санала. Аннан соң Япониядә Габдерәшит Ибраһимов дигән бик зур галимебез бик нык өйрәнелә. Аның турында хәтта Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риадтан бер профессор, Самарея дигән зур галим ике томлы китап язган. Мәккәдә безнең Мөхәммәт Морат Рәмзи әл Казани әл Мәнзиләви - ул чыгышы белән Сарман районыннан - Мәккәдә зур ишан булып, зур шәех булып, гарәпләргә дәрес биреп, шунда яшәгән. .

Мәрҗани хәзрәтебез дә, хаҗга баргач, анда бик зур тәэсир калдыра. Татар галимнәре турында ике томлык бер китабым бар, Мәрҗани хәзрәтебез дә шунда искә алына. Госман хәлифәтендә дә безнең галимнәребезне белгәннәр. Аннан соң Муса Ярулла Бигиев дигән зур галимебез шигыйларга каршы беренче китапны яза. Бу китапны язар өчен ул Тәһранга барып, биш ел шунда яши. Гарәпләр бөтенесе бу китапны таный, бу китапка бик күп шәрехләр, аңлатмалар язылган, гарәп илләрендә ул әле дә басыла. Муса Бигиевнең кабере Мисырда.

Алар бик зур галимнәр булганнар. Казанда революциягә кадәр 30 төрле китап басылып чыккан. Аннан соң дөньяда беренче булып, 1803 елда таш басмада Коръәнне без бастырдык. Иске гарәп китапларында да шулай әйтелә: Коръән Хидҗаз ягъни, Мәккә-Мәдинәдә иңгән, Коръән Мисырда укылган - иң әйбәт укучылар Мисырдан чыга, Истанбулда язылган - иң әйбәт язучылар Истанбулда һәм беренче тапкыр Казанда басылган. Шуңа күрә безгә галимнәребезнең хезмәтләрен өйрәнергә, аннан соң бөтен галәмгә күрсәтергә кирәк.

Авыл имамы турында: "Зур кимчелеге бар - фарсыча белми..."

- Ә сез ничек уйлыйсыз, ни сәбәпле безнең Мәрҗани, Баруди кебек галимнәр үсеп чыга алды икән? Уку йортлары көчле булганмы, әллә элеккедән килгән традицияләр нәтиҗәсеме?

- Монда сәбәпләр бик күп. Ризаэддин Фәхретдиннең “Әсәр” дигән китабы бар. Ул бер авыл турында ул сөйли. Кечкенә генә бер авылда бер хәзрәт “Әл-Әзһәр”дә укыган галим эшли. Егерме ел укып кайткач, балаларны өйрәтә, ди. Галим, китаплары шактый күп, ләкин зур кимчелеге бар, ди. Фарсыча сөйләшми. Гарәпчәсе бик яхшы, ләкин зур кимчелеге бар - фарсыча белми! Күрәсезме, безнең нинди галимнәребез булган, хәтта кечкенә генә авылда егерме ел укып кайткан галимнәребез булган.

Әлбәттә, галимнәребез, ишаннарыбыз көчле булды. Аннан соң юкка гына әйтелми бит – татар - китаплы халык. Безнең кешеләребез Үзбәкстанда, Согуд Гәрабстанында бик күп укыганнар, бик күп китаплар бастырганнар. Мәсәлән, Согуд Гәрабстанында Коръән беренче тапкыр 1984 елда гына басыла, ә бездә - 1803 елда. 200 ел аерма бар.

Мөхәммәт Морат Рәмзи бик бөек шәхес булган. Уйлап карагыз - татар була торып, Мәккәгә барып шәех, рухи остаз буларак гарәпләргә дәрес биреп, шунда яшәгән, аларны өйрәткән. Ул безнең Сарман районыннан Иске Әлмәт авылыннан. Мәрҗанинең мәдрәсәсендә укыган, Ташкентта имам булып торган, аннан соң Мәккәгә килеп, шунда шәех буларак, остаз буларак гарәпләргә дәрес биреп, XVIII гасырда шунда яшәгән. Аның китаплары да минем кулда бар.

Бохарадан соң Мәккәгә барып, бер шәех янында калып, үзе дә шәех була. Шәех – ишан, рухи остаз дигән сүз. Аның аерым мәдрәсәсе була, гарәпләр шунда укыган. Ул бик күп китаплар язган. Татарлар тарихы турында гарәп телендә язылган ике томлык китабы бар, хәзерге вакытта Ливан башкаласы Бейрутта ул китап басыла. Шактый күп китаплары булган, зур галим, аның кабере Кытайда. Бу XVIII гасыр.

"Халкыбызда рухи тәрбия югары дәрәҗәдә булган"

- Сез үзегез ничек уйлыйсыз, ничек ул кеше шундый дәрәҗәгә ирешә алды икән?

- Чөнки халкыбызда ул вакытта рухи тәрбия булган. Динебез өч нигезгә таяна. Әлбәттә, диннең нигезләре - иман нигезләре бар дип әйтәбез, бишәү. Ләкин динебезнең өч терәге бар. Ул бер хәдистә килә. Сәхәбәләр сөйли: “Пәйгамбәребез белән утырганда, бер шәхес килде, ап –ак киемдә, пәйгамбәребез янына утырды һәм өч сорау бирде. Беренче сорау - әй Мөхәммәд, миңа ислам турында хәбәр бирче, Ислам ул нәрсә дигән сүз. Ислам ул - беренче шәһәдәт китерү, Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд ул пәйгамбәр дип шәһәдәт китерү. Икенчесе - намаз кылу, Рамазанда ураза тоту, хаҗ кылу һәм зякат түләү, биш шарт бар. Син дөрес сөйлисең ди, без дә гаҗәпләндек, үзе сорый, үзе раслый. Икенче сорау - иман нәрсә дигән сүз? Иман - ул Аллаһка, фәрештәләргә, китапларга ышану. Алты нигез сөйли. Әйе, син дөрес сөйләдең. Өченче сорау - ихсан нәрсә дигән сүз? Ихсан, икенче төрле әйткәндә татарча ихлас дип әйтәбез. Аллаһка гыйбәдәт кылу. Гәрчә син аны күрмәсәң дә, аны күргән кебек гыйбәдәт кылу. Ул ихласлы гыйбәдәт.

Бу өч сораудан өч нигез килеп чыга. Бер нигез: Ислам – шәригать фәне: намазны ничек укырга, зякат ничек түләргә, биш нигезне өйрәтә торган фән ул шәригать фәне, фикх дип әйтәбез. Икенче сорау ул гакыйда фәненә ишарәли. Гакыйда – Аллаһка ышану, ничек ышанабыз, нинди шартлары бар. Өченче сорау исә тасаввуф – суфыйчылык фәненә ишарә булып тора. Һәрбер мөселман намаз кылса да, Аллаһка ышанса да, ихласлы булырга, аны Аллаһ ризалыгы өчен эшләргә тиеш.

"Театрда ишаннарны начар итеп күрсәттеләр"

Безнең халкыбызда киң таралаган фән тасаввуф фәне бар иде, ишаннарыбыз күп иде. Совет чорында аларга каршы зур көрәш алып барылган. Мәсәлән, театрда ишаннар шундый, ишаннар тегенди дип начар күрсәттеләр. Хәлбүки, ишан ул рухи остаз дигән сүз. Русларда да бар бит "духовник", "духовный наставник" дигән төшенчәләр.

- Суфичылык хәзер ни дәрәҗәдә сакланып калган?

- Кызганычка каршы, шәехләребез юк. Соңгы шәех ул Гарифулла хәзрәт, 1984 елда ул вафат булды. Аның кызы апа исән әле. Баязит хәзрәтебез Дагыстанга качарга мәҗбүр булды. Аның кабере шунда Махачкалада, былтыр шунда аның исеменә багышланган мәчет ачтырдык. Баязит Хәйруллин дигән мәчет бар Махачкалада. Шәехләребез бик күп булган, ләкин, кызганыч -1918 елда күп шәехләребез, ишаннарыбыз бер төндә үтерелде.

- Аларның нинди дә булса мираслары өйрәнеләме?

- Әлбәттә, аларның китаплары өйрәнелә. Безнең Мөхәммәтзакир Камалов дигән зур галимебез бар иде Чистайда. Аның бер китабын мин Дагыстанда таптым. Аларның мөфтие миңа кулъязма буларак тапшырды. Без аны хәзерге шрифтка, татарчага, русчага күчереп өч ел элек бастырып тараттык. Дагыстанның беренче мөфтиенең остазы - Мөхәммәтзакир Камалов. Сәйфулла-кади монда килеп, Чистайда аның янында гыйлем ала. Чистайда, Мөхәммәдиядә өч ел сабак, дәрес бирә, аннан соң Дагыстанга кайтып, беренче мөфти була.

- Суфичылыкны хәзер өйрәнүчеләр бармы?

- Безнең яшьләребез хәзер өйрәнә, китаплар укый, ләкин исән шәехләр, хакыйкый шәехләр, кызганычка каршы, калмады. Дагыстанда бар берничә шәех, теге вакытта алар тауларда яшәп, исән-сау калганнар.

"Болгар академиясе Барудилар кебек шәхесләр булсын өчен төзелә"

- Безнең Болгар академиясе әле ачылмаган, әмма Сез укытучыларда да, укучыларда да кытлык юк, дидегез. Уку йортының популяр булуы да шушы галимнәребез булуы белән аңлатыламы?

- Программаларыбыз әзер. Хәзер зур галимнәр белән сөйләшү алып барабыз, әлбәттә, мондагы галимнәребез дә булачак. Чит илдән дә зур галимнәр катнашачак.

- Укучыларда кытлык юк алайса?

- Остазлар булса, академия төзелсә, шәкертләр булыр.

- Безнең шәкертләрдән, безнең галимнәрдән шушы Барудилар дәрәҗәсендәге галимнәр чыгар дип өметләнәсезме сез?

- Әлбәттә. Шуның өчен төзибез дә.

"Ибл Фадланның кулъязмаларының күчермәсен алырга телибез"

- Иранда, Мешхед шәһәрендәге имам Риза мавзолеенда “Болгарда эшләнде” дип язылган Коръән бар. Ул китапның кайдан булуы турында мәгълүмат бармы?

- Ул Коръән түгел, Коръәннең тәфсире. Аны Борһанеддин әл-Болгари дигән галим язган. Без бу китапны берничә минут кына карап чыктык. Укырга мөмкинчелек булмагач, күбрәк мәгълүмат бирә алмыйбыз. Иншалла, киләчәктә аның копиясен алып, өйрәнергә насыйп булыр дип өметләнәбез. Анда Борһанетдин әл Болгариның берничә китабы, кулъязмалары бар. Анда иң кызыгы - Әхмәд ибн Фадланның кулъязмалары шунда саклана. Татар халкы өчен бу китап аеруча мөһим роль уйный. Әлеге китапта бу шәхеснең Болгарга килүе язылган. Гарәп телендә бу китапның күчермәсе миндә бар, төрекчә, русча да тәрҗемәләре бар, ләкин оригиналы шунда саклана. Ул безнең өчен бик мөһим.

"Шәригать күзлегеннән караганда, ханнар җиргә күмелергә тиеш"

- Казан Кремлендә сакланган ханнарның җәсәден җирләү турында карар кабул ителде. Рухи, кешелек ягыннан ни сәбәпле шундый фикергә килдегез?

- Аларны кырык ел элек казып чыгардылар, өйрәнделәр. Бу тарихи гаделсезлекне юкка чыгарыр өчен, ниһаять, бу карар кабул ителде. Киләсе җомгадан соң сезнең белән бергәләшеп, күп хәзрәтләр катнашында аларны кабат күмәргә карар кылынды. Бу зур вакыйга. Алар бит гади кешеләр түгел, алар ханнарыбыз.

- Алар ни рәвешчә күмеләчәк? Аларны күмү тәртибе кайда да булса, мәсәлән, тарихи китапларда сакланганмы?

- Әлбәттә китаплар бик күп, без аларны өйрәнергә тырыштык. Шәригать күзлегеннән караганда иң төп шарт - алар җиргә күмелергә тиеш. Анда мавзолей кебек матур урын эшләнгән, ул күптән әзер инде, шул урынга без аларны күмәбез.

- Чикләр ябылып торган булса да, безнең китапларыбыз нигезендә көчле программалар төзи алабыз. Теләсә нинди темага безнең китапларыбыз бар, логика булсын, фикх булсын, тәфсир булсын. Татар телендә Коръәннең алты тәфсире бар. Безнең кулыбызда татарча гына алты тәфсир бар! Шәйхелислам Хәмидинең, Ногманиның тәфсирләре бик күп.

"Гарәп илләрендә Татарстанны түгел, Болгарны беләләр"

- Без үзебезнең галимнәрнең нинди китапларын, үзебезнең тарихи мирасыбызның нинди өлешен белеп бетермибез?

- Совет чорында без динебездән ерак калдык. Шуңа күрә , берничә китап бастырылса да, Мәрҗанинең китаплары өйрәнелмәде. Аның гарәп телендә язылган утыздан артык дини китабы бар. Алар басылмады да, өйрәнелмәде дә. Без Пакьстанда бер яңа китап “Асха Нур Хидаи” таптык. Анда кереш сүздә Баһаветдин әл Мәрҗанинең тәфсире дип сөйләнә. Баһаветдин ул Мәрҗани хәзрәтебезнең әтисе булган. Аның гарәп телендәге бер кулъязмасы Пакьстанда. Бер томлык тәфсир.

- Гарәп илләрендә, Ислам илләрендә бу яктан Татарстанны ни дәрәҗәдә беләләр?

- Татарстанны түгел, Болгарны беләләр. Мәрҗанины беләләр, Курсави белән алар таныш. Галимҗан Баруди, Мөхәммәт Морат Рәмзи белән.

Мәсәлән, дөньяда шундый фән бар - татарча суфыйчылык дип әйтәбез, гарәп телендә “тасаввуф”. Тасаввуф буенча иң көчле китап имам Раббаниның “Мактубат” китабы. Аның тулы исеме Әхәт Фарух Сәрханди. Фарсы телендәге китапны Мөхәммәт Морат Рәмзи гарәпчәгә күчерде, ул күчергәч, бөтен галәм, бөтен дөнья бу китапны таныды. Аннан икенче китап бар “Рәшәхать әл нур хәят». Бу китап буенча суфыйчылыкның, һәрбер ишанның чылбырын пәйгамбәребезгә кадәр тикшерергә була.

"Җомга вәгазьләрен татарчага күчерүнең нәтиҗәсе турында сөйләшергә иртәрәк"

- Җомга вәгазьләрен татарчага күчерүгә күпмедер вакыт узды, моңа каршы дәгъва белдерүчеләр дә булды бит инде, күпмедер дәрәҗәдә каршы килүчеләр дә булды. Хәзер нинди дә булса нәтиҗә ясарга буламы?

- Бу минем шәхси карар түгел иде. Без пленумда бу сорауны күтәрдек. Хәзрәтләребез, мөхтәсибләребез аны бертавыштан кабул иттеләр. Безнең Казаныбызда өч мәчеттә генә вәгазьләр русча алып барыла иде. 81 мәхәллә булса, өч мәчеттә генә рус телендә иде. Минемчә, бу андый зур проблема түгел. Мәсәлән, безнең Галиев мәчетендә бушлай татарча дәресләр алып барыла, теләгән кеше өйрәнә ала.

- Җомга вәгазьләре татарчага күчерелгән иде. Телне саклау, телгә өйрәтү буенча нинди дә булса нәтиҗәсе бармы?

- Аз вакыт узды, бәлки ун елдан соң нәтиҗә ясарга мөмкин булыр.

- Бу тәҗрибә белән Россиянең бүтән төбәкләрендә кызыксынучылар бармы? Безнең Читадан алып Архангельскига кадәр мәчетләребез татарныкы бит, кем дә булса моның белән кызыксынамы?

- Бәлки, аларга авыррактыр. Мәсәлән, Омскины, башка төбәкләрне алсак, анда бит татарлар аз йөри. Урта Азиядән, Дагыстаннан, Чечнядан килүчеләр күбрәк. Алар русча сорыйлар, аларга бу мәсьәләдә авыррак.

Чечняда, гомумән, русча вәгазьләр юк. Дагыстанда үзәк мәчеттә русча, чөнки анда 36 халык дип әйтәләр. Кумык районнарында кумыкча гына. Махачкалада да, мәсәлән, Сепараторный дигән район бар, анда Шамил дигән мәчеттә аларча гына, алар телендә генә алып баралар. Проблема юк.

Аннан соң безнең башка вакытларда дәресләр русча алып барыла. Кирәк булса, кытайча да алып барабыз. Укучылар, укытучылар булса, проблема юк. Бу карар җомга вәгазьләренә генә кагыла.

- Мәчет ничек булса да телне саклап кала аламы? Мәсәлән, милли мәгарифкә игътибар кимеп барган заманда Россия ислам институтында Ислам институтында татарча укыталар.

- “Мөхәммәдиядә” дә татарча укытыла, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә дә татарча гына укытыла, Балтачта мәдрәсә бар - анда татарча укытыла.

"Милләт юк дип нигә без русчага күчәргә тиеш?"

- Вәгазьләрне татарча үткәрүгә каршы килүчеләр диндә тел булырга тиеш түгел,Ислам диненең телне саклауга катнашы юк диләр иде. Сез моны ничек тә булса дәлилли аласызмы?

- Милләтләр юк дип әйтүчеләр бар. Милләтләр юк дип нигә без русчага күчәргә тиеш? Руслар да ул бер милләт.

Диндә милләтләр юк. Милләтләр булмаса, барыбер булырга тиеш - татарчамы, русчамы, милләтләр юк бит. Аннан соң җомга вәгазе дигән, җомга хөтбәсе дип әйтәбез. Хөтбә ул гарәп телендә генә булырга тиеш. Ул -җомганың шартларыннан. Әлбәттә, ике рәкәгать намаз укыйбыз, аннан ике өлештән тора торган хөтбәне тыңлыйбыз. Хөтбә гарәп телендә булырга тиеш, ә вәгазь ул татарча, русча булса да, анысы барыбер. Без Татарстанда яшибез, монда телебезне сакламасак, бүтәнчә булмый.

Дәлилләр бик күп, мәсәлән Хуҗурат сүрәсендә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә: “Без сезне халыклар буларак, төркемнәр буларак, милләтләр буларак бар кылдык, яраттык. Нәрсәгә? Бер – берегезне таныр өчен”, - ди. Димәк, һәрбер милләтнең гореф – гадәтләре бар, бер – беребезне өйрәнәбез, өйрәнә алабыз, гадәтләребез булганда, төрле телләребез булганда гына бер – беребезне өйрәнә алабыз. “Мин бит сезне төрле милләтләр буларак бар кылдым, бер милләт буларак бар кылмадым”, - ди Аллаһы Тәгалә, димәк, милләтебезне саклау, телебезне саклау Аллаһның әмере. Милләтләр юк дип әйтүчеләр бар, ләкин милләтләр юк дип, әйдәгез, русчага күчик, руслар да бер милләт, нишләп без русча сөйләшергә тиеш мәчетләребездә? 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100