news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Төзәтү колонияләрен дини китаплар белән тәэмин итәчәкбез"

“Хозур” нәшриятында 200 төрдән артык китап бастырылды”, – диде мөфти.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районының Пановка авылында урнашкан 2нче төзәтү колониясе тоткыннары белән очрашты. Бирегә килеп мөселманнар белән аралашу тәкъдимен ул үзе белдергән.

Камил хәзрәт Сәмигуллинның Пановка төзәтү колониясе каршындагы “Рәхмәтулла” мәчетенә йөрүчеләр белән беренче тапкыр аралашуы. Ул иң элек җыелган халыкка вәгазьләр сөйләде, хәдисләр укыды һәм тоткыннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.



Мөселманнар арасыннан бер тоткын мәчеттә дини китапларның аз булуын әйтеп узды.

Моңа каршы җавап итеп, мөфти: “Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты бар. Анда бүгенге көнгә 200дән артык төрдә дини китап бастырылды. Бу – хәл итмәслек мәсьәлә түгел. Кирәк икән, ихтыяҗ булуга карап, тиешле басмалар белән тәэмин итәчәкбез”, – диде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бу юлы да буш кул белән килмәгән. Ул “Рәхмәтулла” мәчетенә дүрт томда “Толковник Корана” басмасын алып килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100