news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрдәге аккаунтына хаҗ сәфәреннән фотолар урнаштырган

Фотолар Мәккәдәге Нур тавында төшерелгән

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрдәге аккаунтында хаҗ сәфәреннән фотолар урнаштырган. Мөфти фотоларның Мәккә шәһәрендәге Нур тавында төшерелгән икәнлеген искәрткән.



Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәренә 29 августта китте. Быел хаҗга барлыгы 900 татарстанлы бара.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot